news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Без стационарлар ремонты буенча өч еллык программа тәкъдим итәргә әзер

"Бүген стационарлар капиталь ремонтка һәм реконструкциягә мохтаҗ", - диде ТР сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков: Без стационарлар ремонты буенча өч еллык программа тәкъдим итәргә әзер
Владимир Васильев/архив

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы стационарларны ремонтлау буенча өч еллык программа тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта коллегия утырышында ведомство башлыгы Марат Садыйков әйтте.

Ул тармакта беренчел звено төп проблема булганын, матди-техник базаны ныгыту, заманча җиһазлау юнәлешендә эш уздырылганын искәртте. Сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү буенча ике еллык программа тәмамланганын билгеләп узды.

"Ләкин бүген стационарлар да капиталь ремонтка һәм реконструкциягә мохтаҗ. Әгәр сездән фәрман булса, без стационар учреждениеләрне модернизацияләү буенча өч еллык программа эшләп тәкъдим итәргә әзер", - дип мөрәҗәгать итте Марат Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100