news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков Алексеевск районында яңа ФАП һәм яңартылган өч поликлиника ачты

Объектлар Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм район башлыгы Сергей Демидов катнашуында файдалануга тапшырылды.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында тантаналы төстә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район үзәгендә шулай ук хатын-кызлар, балалар консультациясе һәм стоматология поликлиникасы сафка басты. Объектлар Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм район башлыгы Сергей Демидов катнашуында файдалануга тапшырылды. Бу хакта “Таң” газетасы яза.

Кыр Шонталысында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылышына авылның барлык кешесе килде. Акушерлык пункты фельдшеры Гөлшат Хәммәдиева авыл халкына беренче ярдәм күрсәтү өчен хәзер безнең кирәкле бар нәрсә дә бар, диде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда һәр елны кырыклап фельдшер-акушерлык пункты ачылуын әйтте. Алексеевск бистәсендә яңартылган хатын-кызлар, балалар консультациясе һәм стоматология поликлиникасы ачу чарасына үзәк район хастаханәсе коллективы җыелды.

Хатын-кызлар консультациясе бинасында район башлыгы Сергей Демидов үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә һәм капиталь төзекләндерүдә тырышып эшләгән төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

  • Татарстанда 2012 елдан башлап авыл халкына хезмәт күрсәтә торган сәламәтлек саклау объектларының матди-техник торышын ныгыту максатыннан зур эш алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программага ярдәм күрсәтә. Әлеге вакыт эчендә программа нигезендә Татарстанда 413 фельдшер-акушерлык пункты, 14 табиб амбулаториясе, 24 патологоанатомик бүлек төзелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100