news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Төп бурыч – үлемне киметү һәм гомер озынлыгын арттыру

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы алдында халык үлемен киметү һәм гомер озынлыгын арттыру бурычлары тора.

Бу хакта журналистларга Казанның сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

“Гомер озынлыгын 72,2 яшькә җиткерү һәм гомуми үлем коэффициентын киметү бурычы тора. 2019 елда бу коэффициент 1 мең кешегә 11 не тәшкил иткән иде. 2021 елда коронавирус үзгәрешләр кертте. Үлем күрсәткече 1 меңгә 15,5 кә җитте”, - диде министр.

 Марат Садыйков әйтүенчә, Идел буе федераль округында бу иң түбән күрсәткеч. Россия Федерациясендә бу күрсәткеч 16,7 булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100