news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Табиб булмаса, клиникалар - стена һәм металл гына

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков "Казан Экспо" үзәгендә "Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын ачып җибәрде. "Табиб булмаса, клиникалар - стена һәм металл гына", - диде ул медицина хзмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

"Татарстан сәламәтлек саклау тармагына 102 ел. Безнең ветераннар - тармагыбызның нигезе", - диде министр. Зал бөтен гомерен шушы һөнәргә багышлаган белгечләргә аягүрә алкышлады.

Марат Садыйков медицина хезмәткәрләре алдында халыкның тормыш дәвамлыгын арттыру бурычы торганын ассызыклады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сәламәтлек саклау тармагына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтен бурычларны хәл итүдә ярдәме өчен РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога рәхмәтен белдерде.

"Республикада илкүләм проектлар, республика программалары гамәлгә ашырыла. Клиникалар төзибез, төзекләндерәбез. Болар шәфкатьле табиблардан башка стена һәм металл гына", - диде министр.

Михаил Мурашкодан видеоэкраннарда тәбрикләү сүзләре ишетелде. "Һәр медицина хезмәткәренең бурычы - кеше гомерен салап калырга тырышу. Ковид чорында миллионлаган гомерләрне саклап калдыгыз, коронавирустан соң да халыкның сәламәтлекләрен күзәтеп тору, ныгыту кирәк", - дип мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100