news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков Спас хастаханәсенең бала тудыру йорты ябылу сәбәбен аңлатты

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Спас Үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йорты ябылу сәбәбен аңлатты. Бу хактагы сорауга ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта җавап бирде.

Министр сүзләренчә, бала тудыру йортларын ябу мәсьәләсе биредә елына күпме бала тууга бәйле булган. «Спас буенча төгәл әйтә алмыйм. Елына якынча 80 ләп бала тудыру очрагы – бу инде дөрес түгел. Беренчедән, бу акушер-гинекологның профессионаллыгы, квалификация мәсьәләсе дә. Икенчедән, бөтен ил беренчел дәрәҗәдәге (иң кечкенә җирлекләрдәге) бала тудыру йортларын ябу юлыннан бара. Эш күләме булмавына карыйлар», - диде ул.

«Кызганыч, андый бала тудыру йортларында аналар үлеме проблемасы да бар. Кайбер төбәкләр инде япты, алар урынына икенчел дәрәҗәдәге, ягъни районара бала тудыру йортлары калды. Татарстан - ул инде компактлы субъект. Юллар да, санавиация дә бу юнәлештә эшли, - диде Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, аз куәтле балалар тудыру йортларын я калдыру, я башка төрле итеп профилен үзгәртү күздә тотыла. Әлегә төгәл хәл ителмәгән.

«Хатын-кызлар консультациясе, авыр хәлләр тумасын өчен, бөтенләй башка дәрәҗәдә төзелергә тиеш. Катлаулы очракларга, өзлегүләргә юлыккан хатын-кызлар иң югары яки өченчел дәрәҗәдәге бала тудыру йортларында дәваланырга тиеш», - дип ассызыклады Марат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot