Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков 92 яшьлек табиб Лев Козловны «Сәламәтлек саклау легендасы» дип игълан итте
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТАССР атказанган табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы Лев Козловны "Сәламәтлек саклау легендасы" итеп игълан итте.
Җиңүчеләрне бүген "Казан-Экспо" үзәгендә бүләкләү тантанасында игълан итәләр.
Лев Козлов - Казан акушер-гинекологлары традицияләрен дәвам итүче. Ярты гасырдан артык профессор В.Груздевның тормышы һәм эшенә багышланган архив тикшерүләрен алып бара.
23 ел дәвамында Лев Александрович Казан дәүләт медицина институтының 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында мөдирлек итә. Бүген дә кафедра профессоры булып кала. 92 яшендә актив эшләвен дәвам иттерә, консультатив, укыту, методик, иҗтимагый эшчәнлек алып бара.
Лев Козлов – 300 ләп фәнни эш авторы һәм автордашы. Акушерлыкта кан китү, гестоз, дарусыз дәвалау, кесарев кисеме белән бәйле проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә. Нәселендә дә балалары, оныклары арасында аның һөнәрен дәвам итүчеләр бар.
Аның тормыш шигаре – «Бары тик алга!». Ул гомере буе спорт, тау чаңгысы белән шөгыльләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз