Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков: Республика коронавирус һәм гриппның катнаш инфекцияләрен дәваларга әзер
Быел дуңгыз гриппы, коронавирус һәм икесе бергә кушылган микст-инфекция очраклары арту сәбәпле, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе быелгы эпидемиологик сезонның авырлыкларына каршы торырга әзер. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Вазгыять ничек үсеш алганын карарбыз. Халыкка грипптан вакцинация уздырылды, вакцина H1N1 штаммыннан саклый», - дип искәртте министр.
Марат Садыйков әйтүенчә, 2020 һәм 2021 елларда коронавируска каршы көрәштә шактый зур тәҗрибә тупланганлыктан, республиканың сәламәтлек саклау системасы тулысынча әзер.
«Дарулар җитәрлек, ятак фонды да әзер», - диде. Министр 2009 елда грипп үпкәләргә шактый зыян салганын искәртеп, республикада андый авыр очракларны да дәвалау һәм тикшерү өчен медицина җиһазлары җитәрлек булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз