news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков маймыл чәчәге вирусы буенча хәлгә аңлатма бирде

Сәламәтлек саклау министры дөньяда вирус буенча вазгыять бераз хафаланырлык дип бәяләде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков маймыл чәчәге вирусы таралу белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.

«Маймыл чәчәге буенча көтик әле. Мин Вольф Мессинг түгел бит, ничек булачагын фаразлый алмыйм. Вазгыять бераз хафаланырлык инде. Вирус Европа илләрендә ачыкланды, һәм ул көчәя бара. Вирус Россия Федерациясенә үтеп кермәсен өчен, Роспотребнадзор белән эшлибез», - дип белдерде министр Татарстанның Хөкүмәт йортында брифингта.

«Без нинди авыру булуын аңлыйбыз. Үлем очраклары 1 проценттан 11 процентка кадәр. Бу шактый зур күрсәткеч. Йогышлы авыруларга каршы хезмәт белгечләренә бу авыруны кисәтү һәм дәвалау программаларын эшләү күрсәтмәсе бирелде. Рөстәм Нургалиевич күптән түгел шаярып әйтмешли, татарларга әлегә кагылмаячак», - дип әйтте Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, кайбер белгечләр, балачакта чәчәк авыруына каршы ясалган вакцина шушы маймыл вирусыннан саклый дигән фикердә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100