news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков истәлегенә узган көрәш ярышында абсолют батырга суыткыч тапшырылды

Марат Садыйков истәлегенә узган көрәш ярышында абсолют батырга суыткыч тапшырылды
Фото: https://buinsk-tat.ru/

Бүген Буада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков истәлегенә көрәш ярышы узды. Анда Ульяновск, Чувашия, Буа, Чүпрәле, Апас, Яшел Үзән, Нурлат, Казан шәһәреннән килгән төрле яшьтәге көрәшчеләр бил сынашты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Абсолют батыр булып Буа районы егете Марат Миначев калды. Батырга якташыбыз, Яшел Үзән шәһәрендәге Серго исемендәге завод директоры Радик Хәсәнов суыткыч бүләк итте. Ул бу чарада үзе дә катнашты. Буалыларның спортка керткән өлеше өчен чын күңеленнән сөенүен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot