Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков: Беренчел звеноны модернизацияләү 2023 елда да дәвам иттереләчәк
Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звенога караган оешмаларын модернизацияләү 2023 елда да дәвам иттереләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
«Без проблемаларны таныйбыз. Шәһәр агломерацияләренә якын булган районнарда сәламәтлек саклау оешмаларына ихтыяҗ зур», - ди министр.
Хәзерге вакытта 34 объект, шул исәптән, Осиновода һәм Дәрвишләр бистәсендә сырхауханәләр төзелә. Алар 2023 елның беренче яртыеллыгында кулланышка тапшырылыр дип көтелә.
«Салават күпере микрорайонында 2023 елда зур сырхауханә төзи башлыйбыз. Ул 10 мең квадрат метрга исәпләнгән. 2023 елда төзелә башлап, 2024 елга әзер булырга тиеш. Осиновода 15-20 мең кеше яши. Дәрвишләр бистәсе дә Биектауга таба киңәя бара. Без халык өчен шартлар тудырырга тиешбез, чөнки балалар саны арта. Алар Казанга кадәр килеп йөрергә тиеш түгел», - дип әйтте Марат Садыйков.
Министр сүзләренчә, беренчел звенога караган 15 объект капремонт программасы буенча ремонтланган, 2 меңнән артык җиһаз куелган. «Беренчел звеноны модернизацияләү» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән акчаларның 1 млрд 90 млн сумы төзелеш һәм ремонтка сарыф ителгән.
«Республика программасы да гамәлдә. 2012 елдан беренчел звено модернизацияләнә - ФАПлар төзелә. Быел республика бюджетыннан 30 млн сум бүлеп бирелә. 2023 елга бу программалар дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз