news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков белән хушлашуга Россия Сәламәтлек саклау министры Мурашко килүе көтелә

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасименә Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың килүе көтелә. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.

Мурашконың кайчан киләчәге турында төгәл мәгълүмат әлегә юк.

Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында (Бутлеров урамы, 36нчы йорт) узачак. Ул иртәнге 8.30 сәгатьтә башлана. Гражданнар өчен хушлашу вакыты – 10.30 сәгатьтә. Марат Садыйковны Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләячәкләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе белән хушлашу вакытында Казанның Маяковский урамының Бутлеров урамыннан Ульянов-Ленин урамына кадәр өлешендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.

  • Якшәмбегә каршы төндә Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
  • Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанның баш санитар табибы Марат Садыйков вафатына бәйле кайгы уртаклашты.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100