news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
"Татар-информ" архивы

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнварга каршы төндә 53 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озату вакыты турында рәсми белешмә чыкты.

Хушлашу мәрасиме 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында (Казан, Бутлеров урамы, 36 йорт) була. Чара 8.30 сәгатьтә башлана.

Гражданнар панихидасы 10.30 сәгатьтә башлана.

Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

«Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, бу вакытта Маяковский урамы ягыннан Бутлеров урамыннан Ульянов-Ленин урамына кадәр юлда хәрәкәт чикләнә. Парковка мәрасимгә килүчеләр өчен генә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100