news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Нуриев «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Нуриев парламентның түбән палатасына сайлау алдыннан «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды.

«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләгән елларда мин зур тәҗрибә тупладым. Бу - безнең гражданнар өчен иң мөһим тармак. Шул ук вакытта, миндә шул исәптән кануннар дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә торган бик күп мәсьәләләр калды. Агымдагы чакырылыш дәвамында зур юл үтелде, әмма әле хәл ителмәгән бурычлар кала әле», - дип билгеләп үтте Нуриев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

«Бердәм Россия» праймеризы 25-31 майда уза. Аның ярдәмендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаудаТатарстанда партияне кемнәр тәкъдим итәчәген билгелиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot