news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Нуриев киләчәктә капиталь ремонт өчен түләүдән кемнәрне азат итәчәкләрен әйтте

Яшәү өчен яраксыз биналарда яшәүчеләрне өстәмә түләүдән азат итү турында закон проекты әзер.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләчәктә капиталь ремонт өчен түләүне авария хәлендәге торак фондында яшәүче кешеләр генә түгел, яшәү өчен яраксыз биналарда яшәүчеләр дә түләмәячәк.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Марат Нуриев бүген шул хакта белдерде. Закон проекты турында ул «Бердәм Россия»нең Казандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган туры эфир вакытында сөйләде.

"Халыкны һәм милекчеләрне капиталь ремонт өчен түләүгә кагылышлы яңалыклар белән сөендерәсем килә. Гамәлдәге законнар нигезендә авария хәлендәге торак фондта яшәүче милекчеләр генә түләүдән азат ителгән. Калганнар капиталь ремонт өчен түләргә тиеш. Күптән түгел без яшәү өчен яраксыз булган торак урыннар өчен дә капиталь ремонт өчен түләүдән азат итү турында закон проектын керттек. Безнең халык әлеге закон проектын уңай кабул итәр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте ул.

Бүген «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан халкын кабул итү атнасы башланды. Атналык торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләләренә багышлана. Ул әлеге тармакта закон чыгару инициативалары турында фикер алышудан башланды. Трансляция кабул итү бүлмәсенең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында барды. Очрашу ахырында студия кунаклары татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100