Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Нуриев алдагы бишьеллык республика үсешендә хәлиткеч этап булыр дип саный
Татарстан Рәисен сайлауда катнашучыларның күп булуы республика халкының җитәкчелеккә югары дәрәҗәдә ышанычын күрсәтте, дип саный Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев.
«Бездә вазгыять ничек кенә яхшы булмасын, киләчәктә тагын да яхшырак булса иде, дип телибез. Минемчә, безнең алдагы бишьеллык республикабыз үсешендә хәлиткеч этап булыр. Республика халкы, иртән торгач та, эшкә бара, эш урыннары бар, яшәү урыннары бар, төзелештә без тулаем ил буенча беренче урыннарны билибез», – диде ул «Татар-информ»га.
Аның әйтүенчә, соңгы вакытта Татарстанда күп санлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылды. «Республикада яшь гаиләләргә лаеклы тормыш өчен шартлар тудырыла. Шуңа күрә киләчәктә Татарстанда халкы саны да артыр дип өметләнәм», – диде Марат Нуриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз