Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Моратов ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән
Бүгенге көнгә кадәр ул Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген төшке вакытта Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул – Марат Моратов. Марат Моратов ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Президентының Дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана.
2009 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Марат Моратов Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфасын башкарды.
Белешмә өчен: Моратов Марат Яшәр улы Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә туа. “Журналист” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1986 - 1991 елларда –"Союзнефтепромхим" НПО операторы;
1992 - 1999 елларда - "Фатум" ТОО, "Интерпромхим" НПФ директоры;
1998 – 2003 елларда – ТР Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы администрациясе башлыгының урынбасары, беренче урынбасары;
2003 - 2009 елларда - "Татмедиа" ТР массакүләм мәгълүмат агентлыгының генераль директоры (2003 елның 12 маенда ТР Президенты Указы белән билгеләнә);
2006 - 2009 елларда – Казан шәһәре Думасы депутаты;
2009 елдан - Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
Юридик фәннәр кандидаты.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005 ел), “Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәте өчен” (2006 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” (2008 ел) медальләре, II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” (2010 ел) ордены медале белән бүләкләнгән.
Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы комиссиясе, ТРда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы комиссиясе, ТР Куркынычсызлык советының мәгълүмати сәясәт буенча ведомствоара комиссиясе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка көрәш буенча Ведомствоара комиссиясе вәкиле.
Өйләнгән, ике кыз үстерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз