Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән
Әсәрләрдә татар тарихында зур әһәмияткә ия булган шәхесләргә багышлана.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Язучы Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән. Татар китап нәшрияты социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.
Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгы тернәкләнеп, үсеп китә, дөнья мәйданына чыга, халыкара таныла.
Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз