Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Лотфуллин: Киләчәктә Россия төбәкләреннән татар язучылары чыкмаячак
Россия регионнарында 7 процент татар баласы гына татар теле укый, анда укыту юк дәрәҗәсендә, алар коймак пешереп, баян уйнап утыралар, ди Лотфуллин.
(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). 2000 елларда Казан мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән галим, мәгариф белгече Марат Лотфуллин Россия төбәкләрендә татар язучылары барлыкка килә алмаячак дигән фикердә. Бу хакта ул Татарстан Язучылар берлегенең бу сезондагы соңгы идарә утырышында әйтте.
Татарстанда татар телен укыту факультативка калгач ни буласын Марат Лотфуллин татарлар яшәгән Россия төбәкләре мисалында аңлатты. “Без Россия регионнарындагы татар халкын югалтып барабыз. Бүгенге көндә республикаларга кертелә торган принциплар төбәкләрдә эшлиләр. Балалар туган телләрен үзләре теләп кенә укыйлар, факультатив итеп укытыла. Факультатив булгач, регионга дәреслекләр алырга кирәкми, укытучылар укытырга кирәкми. Факультатив предметлар мәктәп өстендә кала”.
“Россия регионнарында 7 процент татар баласы гына татар теле укый. Тел укый, ә предметларны татарча уку юк. Бу төбәкләрдән беркайчан да татар язучылары чыкмаячак. Анда укыту юк дәрәҗәсендә, алар коймак пешереп, баян уйнап утыралар”, – диде Марат Лотфуллин.
- Татарстан Язучылар берлеге үзенең соңгы идарә утырышын туган телне саклап калу проблемаларына багышлады – язучылар депутатларга һәм башка төбәкләрдәге каләмдәшләренә, башка иҗат берлекләренә мөрәҗәгать белән чыгалар. Утырышка килгән кырыклап язучы алдында галим, мәгариф белгече Марат Лотфуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясап, бүгенге вазгыятьне аңлатып үттеләр, язучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз