Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Лотфуллин: Дөньяда иң югары хокук булып туган телдә белем бирү санала
Мәгариф белгече белем бирүнең мәгънәсен киләчәк буыннарга халыкның тәҗрибәсен тапшыруда дип саный.
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин туган телдә белем бирүне дөньядагы иң югары хокук дип атады. Бу хакта ул It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясендә әйтте.
Марат Лотфуллин август аенда кабул ителгән законнар нигезендә туган телдә белем бирүдә зур җитешсезлекләр барлыкка килүен әйтте. “Мәктәпләрдә тугызынчы класска кадәр генә татар телен укырга мөмкин. 10-11 сыйныфларда укыту мәҗбүри рус телендә алып барыла.
Ирекле сайлау өчен мəгарифтə теллəр бер үк шартларда булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә рус теленең өстенлеге зур: БДИ биреп, югары уку йортына укырга кереп була. Милли теллəрдә имтихан юк. Бу халыкара законнарның стандартларын да боза, чөнки туган телдә белем бирү дөньяда иң югары хокук булып санала”, - ди ул.
Марат Лотфуллин белем бирүнең мәгънәсе - киләчәк буыннарга халкының тәҗрибәсен тапшыруда, ә кешелекнең иң зур тәҗрибәсе – аның теле дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз