news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Кабаев: Санкцияләрдән, барыннан да элек, халык җәфа чигә

«Халык яшәсен, алга китеш булсын өчен, яңа продуктив юллар эзләргә кирәк», - диде Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты.

Марат Кабаев: Санкцияләрдән, барыннан да элек, халык җәфа чигә
Владимир Васильев/архив

Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев Көнбатыш илләре Россиягә карата керткән cанкцияләрнең, беренче чиратта, халыкка йогынтысы булуын әйтте.

«Көнбатыш белән килешү юлларын эзләргә кирәк. Сәясәт – сәясәт инде, ләкин, барыннан да элек, бу санкцияләрдән халык җәфа чигә. Көнбатыш килешүне теләми икән, мин аларга хәерле юл телим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитыннан соң.

Аның фикеренчә, халык яшәсен, алга китеш булсын өчен, яңа продуктив юллар эзләргә кирәк. «Минемчә, һәр кешенең үз бизнесы, бизнеста үз юнәлеше булыр. Алар [cанкцияләр], киресенчә, барыбызга да уңай гына», - диде Марат Кабаев.

«Аңлашыла, Европа, Америка белән банк системасында проблема бар. Төрле хәлләр булырга мөмкин, барысына да әзер булып торыйк», - ди Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot