news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Кәбировның күңелле әсәрләрдән генә торган яңа китабы "Йокы даруы" дип атала

Китап бары тик электрон вариантта pdf, epub, fb2, mobi форматларында гына эшләнгән.

Марат Кәбировның күңелле әсәрләрдән генә торган яңа китабы "Йокы даруы" дип атала
Рамиль Гали

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Язучы, журналист, интернет проектлар авторы Марат Кәбиров "Йокы даруы" дигән яңа китап язган. Китапны бары тик электрон вариантта укырга һәм сатып алырга мөмкин.

Китапка кызыклы вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр белән көлкеле күренешләр тупланган.

"Соңгы романыгызны укыгач йоклый алмадым, курыктым" дигән бер укучыма шундый вәгъдә биргән идем: "Киләсе китап гел күңелле әсәрләрдән генә торачак һәм "Йокы даруы" дип аталачак. Үз сүземдә тордым. Аяк астында яткан нәрсәләргә, көн дә очрашып торган күренешләргә юмор аша карау әлеге китапның төп үзенчәлеге булып тора, - дип сөйләде язучы үзе.

Социаль челтәрдә авторга һәм китапка карата үз фикерләрен белдерүчеләр дә бар.

"Чәй табынында тормыш турында гади генә итеп ихлас күңелдән сөйләшеп утырган кебек. Кычкырып көләсең дә, уйланасың да, кайвакыт күзгә яшьләр дә килә. Тик, барыбер, рәхәт. Марат Кәбиров бит инде ул! Һәр язмасы үзенчә кызык, дөньяга бүтәнчә караш, үз сүзен беркемнән дә курыкмыйча әйтә белү. Кыскасы, язучының тагын бер яхшы китабы бар", - дип язган Әлфия исемле укучы.

  • Марат Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Шул авылда сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына китә. Аннан киң профилле механизатор һөнәре алып чыга. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. “Йәнчишмә” дип аталган балалар газетасына эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак "Өмет" татар яшьләр газетасына күчә. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң, читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.
  • 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.
  • Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгылләнә. Ике меңенче еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм электрон китапларны интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100