news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Кәбировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

Тиешле карарны Республика Президенты имзалаган.

Марат Кәбировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде
Рамиль Гали

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Кәбиров Марат Рәфыйк улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.


news_right_1
news_right_2
news_bot