news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Кәбиров: Язучы дигән һөнәр булырга тиеш

Язучы фикеренчә, "профессиональ язучы" дигән һөнәр булмаган очракта, әдәбият хобби дәрәҗәсендә генә кала.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Язучы Марат Кәбиров "язучы" профессиясе салым инспекциясе тарафыннан икътисади эшчәнлек реестрына (ОКВЭД) кертелергә тиеш. Язучылык профессия булмаган очракта, ул хобби дәрәҗәсендә генә кала һәм нәтиҗәсе дә шундый була. Бу хакта Марат Кәбиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.

Искәртеп үтик, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов соңгы елларда язылган, укырга кызыклы татар романнары юк дип белдергән иде. Марат Кәбиров моның белән килешмәвен әйтте. 

Марат Кәбиров белән интервьюның тулы вариантын "Интертат" электрон газетасында укырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot