Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Кәбиров яшь иҗатчыларга әсәр язганда бер үк калып кулланмаска киңәш итте
Язучы кеше вакыйгаларның ахырдан төш булып чыгуын, кемнеңдер авариягә эләгеп, һәлак булу тарихын укып ялыкканлыгын сөйләде.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, шагыйрь Марат Кәбиров Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан иҗатчыларга шаблоннардан котылырга кирәклеген әйтте.
«Җитешсезлекләр бар, ул булырга тиеш тә. Шаблоннардан, калыплардан котылыгыз. Ышанып укыйсың да, төш булып чыга, кемдер авариягә эләгеп һәлак була, яшьлегендә бер-берсен яраткан кешеләрнең балалары бер-берсенә гашыйк була — болар сезгә кадәр миллион ел элек булган әйберләр. Болардан кеше ялыккан. Укучыны мыскыл иткән кебек булып чыга», — диде ул Татар китабы йортында.
Марат Кәбиров яшьләргә иҗат итүдән туктамаска әйтте. «Әдәбиятка кереп китү җайлы, рәхәт. Сине барысы да күтәреп ала. Иҗат итә башлагач, барысы да „чыгарып бәрергә“ тырыша. Әдәбиятка бөтен кеше дә килә, әмма анда калуы авыр», — дип аңлатты ул.
«Иҗатчыларның әсәрләрен укырга алынганчы вакыт уздырырмын дип уйладым һәм ялгышканымны аңладым. Әсәрләр, чыннан да, өлгергән, җитлеккән. Язучы исемен күтәреп йөргәннәр арасында да ул дәрәҗәдә яза алмый торганнар бар», — диде Марат Кәбиров.
Әдип әдәбият бетә, аның проблемалары бар, укырлык әсәр юк, дигән мәсьәләгә карата җавабын әйтте. «Яшь авторларның әсәрләрен укыгач, фикерем үзгәрде, күпчелеге үзен камилләштерергә тырыша», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз