news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәттов Минзәләгә сәфәрен басуларны караудан башлаган

Министр булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Марат Әхмәттов Минзәләгә сәфәрен басуларны караудан башлаган
menzela.ru

(Минзәлә, 29 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Минзәләгә эшлекле сәфәре район башлыгы Айдар Салахов белән басуларны караудан башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кырларны караганнан соң министр “Калморза” хуҗалыгы басуында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре белән очрашты.

Башта Айдар Салахов министрны районныңы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Узган ел көз көне район хуҗалыклары 14600 гектарда көзге культуралар чәчкән иде, шуның 18 процентын бозып чәчәргә туры килде.

“Мензелинские зори” агрофирмасы кырларында давыл булу сәбәпле, 1134 гектар чәчелгән чөгендер җирен кире чәчәргә туры киләчәк, орлык кайткан, шушы өч көн эчендә аны чәчеп куячаклар. Быел “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе оешты, алар алдагы елда Аю белән Степановка авылы арасына терлекчелек комплексы салачаклар, урын билгеләдек, диде Айдар Салахов.

Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләренең торышын уңай бәяләде,. Быел Минзәлә районы хуҗалыкларының узган елга караганда да иген уңышын арттырырга мөмкинлекләре шактый булуын әйтте. Булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре сорауларына җавап бирде, сорауларның күпчелеге республикабызның дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга кагылышлы булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100