Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр
Дәүләт Советы Рәисе урынбасарына музей экспонатларын күрсәттеләр.
(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә булды. Аңа Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йортына 20 ел элек үзе биргән бүләген күрсәттеләр.
Мөдир музей эчендә экскурсия үткәргәндә, почмактагы телевизор һәм видеоплеерга ишарәләде. Аны Марат Әхмәтов 20 ел элек, Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулган елны, музей ачылышына бүләк итеп тапшырган булган.
Марат Әхмәтов бу бүләкне күрсәткәч: «Димәк, телевизорны алмаштыру бурычы тора», — дип шаяртты. Эскурсиядә катнашкан затлар да: «Шуңа ишарә булды», — дип көлештеләр.
Хәсән Туфанның авылда музей нигезендә 15 яшенә кадәр яшәгәне билгеле. Музей мөдире Хәсән Туфанның тормышы, иҗатына кыскача күзәтү ясады. Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил белән таныш, дус булганы турында сөйләде. Хәсән Туфан 1936 елда кулга алына, 15 ел гомерен төрмәдә уздыра.
Музейда Хәсән Туфанның 60 яшьлегенә Язучылар берлегеннән бүләк ителгән басма машина, үзенең Коръән китабы, яшел карасы саклана.
Галерея: Аксубайның Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йортыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз