Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов юллама турында фикер уртаклаша: Эшле кеше — ашлы кеше
«Республика алдагы ел дәвамында да оешканлыгын, тотрыклыгын, киләчәккә карап, дөрес гамәлләр белән яшәвен расларга тиеш», — диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикере белән уртаклашты. Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга зур басым ясалганын искәртеп: «Эшле кеше — ашлы кеше», — диде.
«Республика алдагы ел дәвамында да оешканлыгын, тотрыклыгын, киләчәккә карап, дөрес гамәлләр белән яшәвен расларга тиеш», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Икътисади үсештә республикабыз 5 трлн сум күләмендә эчке тулай төбәк продуктын җитештерү бурычын куя. Аның өчен республикада бик күп эшләр башкарыла. Ул бит республиканың киләчәктәге халыкның тормыш дәрәҗәсен яңадан үстерүгә дә булышлык итәчәк. Эшле кеше ашлы кеше диләр», — диде Марат Әхмәтов.
«Үсеш тотрыклыгын югалтмыйча, алган курстан тайпылмыйча, тупланып, матур гына эшләргә», — дигән теләген җиткерде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз