Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов яңа елның беренче аенда Татарстанда терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде
Республикада гыйнварда 745,8 мең баш мөгезле эре терлек булуы билгеле булды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында, 2015 елның гыйнвары йомгаклары буенча, 745,8 мең баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов 2015 елның гыйнварында Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының эш йомгаклары турында сөйләде. Гыйнварда 30,1 мең тонна терлек һәм кош (тере авырлыкта) үрчетелгән (2014 елдагы дәрәҗәнең 101 проценты), 90,1 мең тонна сөт савып алынган (105,3 проценты), 75,5 млн данә йомырка (115,4 проценты) җитештерелгән. Мөгезле эре терлектән кала (745,8 мең баш), республикада 435,6 мең дуңгыз, 53,4 мең баш сарык һәм кәҗә исәпләнә, 13,5 млн. тонна йорт кошы. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук гыйнварь аенда мөгезле эре терлек саны арткан яисә кимегән муниципаль районнарны да атады.
Гыйнварда үстерелгән терлек һәм кош күләменнән тере авырлыкта (30,1 мең тонна) 15,4 мең тоннасын кош тәшкил итә, 7,8 мең тоннасы – мөгезле эре терлек, 6,8 мең тоннасы – дуңгыз.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз