Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов ветеринарларга дезинфекция автомобильләре тапшырды
Махсус машиналар терлекчелек биналарын һәм башка авыл хуҗалыгы объектларын дезинфикцияләү өчен каралган
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы каршындагы мәйданда республиканың ветеринария берләшмәләре вәкилләренә терлекчелек биналарын, ачык мәйданчыкларны һәм башка авыл хуҗалыгы объектларын дезинфикцияләү өчен каралган махсус автомобильләр – дезинфикция җайланмалары тапшырды.
М.Әхмәтов автомобильләр тапшыру тантанасында Татарстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукты буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керүче аграр республика булуын билгеләп үтте. Шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары һәм авылда хуҗалык итүнең башка формаларында терлек-туар күп.
Әлеге шартларда ветеринария хезмәте аерым роль уйный. Министрның сүзләренә караганда, узган ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ветеринария хезмәтен алга таба ныгыту буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаган. Бу эштә участок ветеринария табибларын махсус автотранспорт белән тәэмин итү тәүге адым булган.
Бүген дезинфекция җайланмалары үз көчләрен Татарстанның эпизоотик иминлегенә киңрәк юнәлдерергә сәләтле район ветеринария берләшмәләренә тапшырылды.
2012 елда ветеринария тармагы базасын көчәйтүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, диде аграр ведомство башлыгы.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов үз чыгышында тармак хезмәткәрләренә Хөкүмәт дәрәҗәсендә актив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз