news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов вертолеттан Чүпрәле кырларын карады

Марат Әхмәтов министрлык тарафыннан бирелә торган грант-ярдәмнәргә дәгъва кылу кирәклеге турында белдерде.

(Чүпрәле, 4 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районында Татарстан Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте, дип яза район газетасы.

Министр эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары «Цильна" җәмгыяте кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов чүпрәлеләрнең язгы чәчүне уңышлы төгәлләвенә тукталды. Һәм быел ашлык базарында вәзгыятьнең товар җитештерүчеләр өчен уңайрак булачагы турында белдерде.

- Тулаем алганда, быел ашлыкны сатып алу бәяләре югарырак булыр һәм ихтыяҗ да булыр, дип көтәбез,-диде.

Министр, шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дизель ягулыгын да түбәнрәк хактан бирелүен әйтте һәм моның урак төгәлләнчегә кадәр шулай буласына өметләндерде.

- Сөтне сатып алу бәяләренең дә түбән булуы борчый. Хөкүмәт тарафыннан сыер башына бирелә торган субсидия сөткә бәяне бераз тигезләштерергә мөмкинлек бирде, әлбәттә. – Вәзгыять гел шулай тормас, сатып алу бәясе дә үсәр инде ул,- диде Марат Әхмәтов.

Министрга үзебездә җитештерелә башлаган яңа продукцияләрне дә күрсәттеләр. Алар "Дуван бакчалары", "Иделбуе цеолиты" һәм Фәниль Җәббаровның сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләр иде. Аларның һәрберсенә тәфсилләп тукталып Марат Әхмәтов җитештерү шартлары белән кызыксынды, министрлык тарафыннан бирелә торган грант-ярдәмнәргә дәгъва кылу кирәклеге турында белдерде.

Очрашу соңында министр сорауларга җаваплар бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100