news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов тулаем тәүлеклек савым буенча алдынгы районнарны атады

Кайбер районнарда сөт җитештерү саллы бер хуҗалык дәрәҗәсендә, диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов тулаем тәүлеклек савым буенча алдынгы районнарны атады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Республикада Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнарының һәркайсында тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

25 гыйнварга Кукмара районында тәүлегенә 250 тонна сөт савылган. Бу республиканың гына түгел, Россиянең башка төбәкләре арасында да иң яхшы күрсәткеч. 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 5 процент. Икенче урында Балтач районы – 220 тонна (үсеш 8 процент), өченче урында - 204 тонна сөт җитештерүче Әтнә районы (узган ел белән чагыштырганда үсеш 5 процент).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җәйгә Саба һәм Актанышның да тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерәчәгенә ышаныч белдерде.

«Җирле хакимиятнең моңа көче җитсә, без Арча, Әлки, Мамадыш районнары алдына да шундый бурыч куярга хокуклы», – дип искәртте министр.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тәүлеклек савым кимүе күзәтелә.

«Минзәлә, Кама Тамагы, Бөгелмә, Мөслим, Спас районнарында сөт җитештерү саллы бер хуҗалык дәрәҗәсендә»,-дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Аның фикеренчә, тармакка мондый мөнәсәбәт, сөт терлекчелеге проблемаларына җитәрлек игътибар булмау әлеге район хуҗалыкларының финанс хәлен начарайтырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100