news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марат Әхмәтов ТР Теләче районында язгы чәчү эшләренә әзерлек барышы белән танышты
Ул “Тукаш” ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре барышы белән танышты
Скопировать ссылку
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр район башлыгы Илдар Низамов һәм районның авыл хуҗылагы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов озатуында Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты. Ул “Тукаш” ҖЧҖдә (Максабаш авылы) авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирде.
Теләче районында чәчкеч һәм культиваторлар тулысынча ремонтланган. Тракторларның 96 проценты, мал азыгы суктыру комбайннарының 50 проценты, ә ашлык суктыра торганның 32 проценты кыр эшләренә әзер.
М.Әхмәтов Кибәхуҗа авылында Ягъфәр Низамовның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды, ул 600 мең сум күләмендә банк кредиты алып терлекчелек бинасы төзегән, «УАЗ» автомобиле, 10 баш мөгезле эре терлек һәм сарыклар сатып алган. Моннан тыш ул умартачылык белән дә шөгыльләнә.
Министр «Вамин – Теләче» ҖЧҖ агрофирмасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм механизаторлары белән очрашты. Анда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә авыл хуҗалыгы кредитлары бирү, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар һ.б. турында да сүз барды.
Марат Әхмәтов районның кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә югары бәя бирде һәм аграрийлар алдына язгы кыр эшләре кампаниясен оештырылган төстә һәм оператив алып бару бурычын куйды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot