news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов ТР Мөслим һәм Актаныш районнарында булды

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кыр эшләре барышы белән танышты

  (Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Мөслим һәм Актаныш районнарында булды һәм кыр эшләре барышы белән танышты, дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.

Мөслим районында Марат Әхмәтов район башлыгы Рамил Муллин озатуында кыр эшләре барышы белән танышты, аннары “ОрганикГрупп” ҖЧҖ филиалы «Ык» агрофирмасы кырында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты.

“Мөслим районы өчен чәчү кампаниясе авыр булды. “Уңыш” һәм “Ык” агрофирмаларында инвесторлар алмашу сәбәпле, язгы чәчү эшләрендә артта калу күзәтелде. Әмма бүген чәчүлекләр яхшы хәлдә”, - дип бәя бирде министр игенчеләр эшенә.

Марат Әхмәтов, шулай ук, фермерлык хуҗалыклары эше һәм проблемалары белән кызыксынды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм фермерлар бүгенгә кадәр Хөкүмәт бүлеп биргән субсидияне алмауларын һәм 40х60 программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы алу өчен финанс ярдәменә өметләнүләрен белдерделәр.

Мөслим районында сөт сату бәясе түбән, дип билгеләп үтте министр. “Терлекчелек белән мәшгуль кешеләрне кызыксындыру һәм продукция җитештерү күләмен арттыру өчен сатып алу бәяләрен күтәрү зарур”, - диде министр һәм бу мәсьәлә буенча сөт җыючылар белән фикер алышырга тәкъдим итте.

Актаныш районында министр район башлыгы Фаил Камаев озатуында чәчүлекләрнең торышы белән танышты, аннары хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район белгечләре белән очрашты. Очрашуда кыр эшләре, республика программаларын гамәлгә кую, эре һәм кече хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү турында сүз барды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел Актаныш районы ашлык җыю буенча республикада беренче урынга өметләнә ала, бу бүгенге көн эш нәтиҗәсе генә түгел, ә күпьеллык тәҗрибә нәтиҗәсе дә. Быел Актаныш сөтчелек терлекчелеге буенча башка товар җитештерүчеләрдән 14-15 тоннага артыграк сөт җитештерүе белән аерылып тора”, - дип белдерде агар ведомство башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot