news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марат Әхмәтов ТР Лаеш һәм Питрәч районына эш сәфәре кыла
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры игътибары үзәгендә – язгы кыр эшләре
Скопировать ссылку
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Лаеш һәм Питрәч районына эш сәфәре кыла. Аның игътибары үзәгендә – язгы кыр эшләре. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында белдерделәр.
Бүгенге көндә Лаеш районында 13,1 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 36 процентын тәшкил итә. 10,5 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән. Калган участокларны күпьеллык үләннәр били.
Узган тәүлектә Лаеш районында һәр сыердан 12 шәр килограмм сөт савып алынган, шул ук вакытта бу күрсәткеч ТР буенча уртача 13,7 килограммга җиткән. Узган тәүлектә районда сөтнең тулай савым күләме 67,9 тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 111 процент дигән сүз.
Питрәч районында 16,9 мең гектарда язгы чәчү эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 41 процентын тәшкил итә. 15,4 мең гектар мәйданны язгы бөртекле культуралар били. Калган мәйданнарда күпьеллык үләннәр һ.б. үсә.
Узган тәүлектә Питрәч районында һәр сыердан 11,9 ар килограмм сөт савып алынган, шул ук вакытта бу күрсәткеч республика буенча уртача 13,7 килограмм тәшкил итә. Узган тәүлектә районда сөтнең тулай савым күләме 71,3 тоннага җиткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 113 процент дигән сүз.
М.Әхмәтов язгы кыр эшләре белән генә кызыксынып калмыйча, терлекчелек тармагындагы проблемалар белән дә танышачак, бигрәк тә терлекләрне җәйге лагерьга чыгару мәсьәләсенә зур игътибар бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot