news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: “Татпотребсоюз эшчәнлегенең әһәмияте 90 нчы елларда югалган иде”

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР кулланучылар җәмгыяте вәкилләренең хисап җыелышы узды

 (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР кулланучылар җәмгыяте вәкилләренең хисап җыелышы уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Чарада исә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул 2016 елда Татарстан кулланучылар кооперациясенә 100 ел тула, дип билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә күп эшләр башкарылды, тагын да зуррак планнарны тормышка ашырасы бар.

М.Фәттахов Татпотребсоюзның эшчәнлегенең төп юнәлеше авыл хуҗалыгы продукциясе һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга чимал әзерләү, ваклап сату һәм җәмәгатьчелек туклануын оештыру булуына игътибарны юнәлтте.
2015 елда ваклап сату әйләнеше 9,1 млрд сум тәшкил итте. Күчмә сәүдә оештыру өчен ТР Президенты 100 автомашина бирде, дип белдерде докладчы. Андый техниканың гомуми саны 130га җиттте. М.Фәттахов сөйләвенчә, машиналар кибет булмаган торак пунктларга барып азык-төлек сата.

Кулланучылар кооперациясе структурасында әзерләнгән чималны эшкәртү һәм продукция әзерләү өчен 120 цех һәм участок бар. Моннан тыш, Татпротребсоюз системасында 125 җәмәгать туклануы предприятиесе эшли.
Моннан тыш, соңгы елларда Татарстан кулланучылар берлеге дару чималы әзерләү белән шөгыльләнә. Шул максаттан дару үләннәрен һәм җимешләрен саклау, эшкәртү һәм төрү буенча заманча цех булдырылган.

Марат Әхмәтов, үз чиратында, узган елда Татарстан кулланучылар берлеге эшчәнлеген катгый тәнкыйть утына тотты. “Татпотребсоюз”ның иң яхшы еллары артта калды”, - дип фикерен белдерде ул. Татпотребсоюз эшчәнлегенең әһәмияте узган гасырның 90 нчы елларында югалган иде, дип саный ул.

Министр Татпотребсоюз эшчәнлеге күрсәткечләренә тукталды, ул 2014 елдагы кебек 113 процент тәшкил итә. “Белмим, бу күпме яки азмы, әмма үсеш юк. Мондый күрсәткечләр узган елларда булды”, - диде ул. Аның фикеренчә, бары тик азык-төлек чыгару белән бәйле юнәлештә генә үсеш бар. Эшчәнлекне калган төрләре элеккеге дәрәҗәдә калды.

Министр билгеләп узганча, кулланучылар җәмгыятенең инвестицион активлыгы дәрәҗәсе дә түбән, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 300 млн сум булган. “Без хәзергә кадәр кредит һәм лизинг системасы буенча эшләргә өйрәнмәдек. Мондый акча белән бүген үсеп буламыни?” - дип сорады ул тармак хезмәткәрләреннән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, мондый темплар артка хәрәкәт итүне искәртә. Шулай ук Татпоребсоюзның хәзерләү эшчәнлеген катгый тәнкыйтькә тотты, узган ел нәтиҗәләре буенча 5 млрд сум акча эшләнгән. Министр сүзләренчә, бу зур күрсәткеч түгел.

Узган ел сатып алулар күләме 100 млрд сумга җитә ала иде, дип саный Марат Әхмәтов. Беренче чиратта, министрны авыл хезмәтчәннәреннән сатып алынган ит күләме ачуын китерде, ул бары тик 14 мең тонна тәшкил итә.

Кулланучылар кооперациясе хәзергә кадәр яшелчә һәм бәрәңге хәзерләү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларның партнеры була алмады, дип дәвам итте фикерен аграр ведомство башлыгы.

Кулланучылар кооператорлары балларын кая куярга белмәгән фермерлар проблемаларын да хәл итәргә омтылмый. “Сезнең тармак хезмәткәрләренә умартачылар янына барып, ник аларның продукциясен сатып алмаска ди?” - дип сорады министр. Ул шулай ук, узган ел ТР Президенты республиканың барлык районнарында кулланучылар берлеге эшен яңарту бурычы әлегә үтәлмәде. Татарстанның 16 районында бу система бөтенләй эшләми.

Шул ук вакытта Марат Әхмәтов кулланучылар кооперациясе, авыл җирлекләре һәм фермерларның авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырудагы зур ролен билгеләп тте. Бигрәк тә республиканың Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары аерылып торды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2016 елны Татарстан кулланучылар кооперациясе өчен уңышлы булачагына өметләнүен белдерде.

Киңәшмә тәмамланганда, Марат Әхмәтов кулланучылар кооперациясенең хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot