news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Татарстанның иң яхшы аграрийларын мактау билгеләре белән бүләкләде

Лидерларны берничә категория (продукция сатуның рентабельлелеге һәм бер хезмәткәргә 180 мең сумнан да ким булмаган тулай керем) буенча сайладылар

(Казан, 10 июнь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында 2008 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы җитештерү–икътисади күрсәткечләргә ия авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына министрлыктан хәбәр иттеләр.
“Агросәнәгать комплексы лидеры” мактау билгеләрен ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Лидерларны берничә категория (продукция сатуның рентабельлелеге (16 проценттан югарырак) һәм бер хезмәткәргә 180 мең сумнан да ким булмаган тулай керем) буенча сайладылар
Бүләкләнүчеләр арасында Балтач, Кукмара, Актаныш, Тукай, Чүпрәле, Алексеевски, Әтнә, Ютазы һәм Тәтеш районнары хуҗалык җитәкчеләре бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot