news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марат Әхмәтов: “Татарстанда терлекчелекне үстерү темпларын сакларга кирәк”
2009 елдагы икътисади кыенлыкларга да карамастан, ТР терлекчеләре билгеләнгән бурычларны үтәде
Скопировать ссылку
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов министрлыкта эшләүчеләр һәм агоросәнәгать комплексы карамагындагы предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Узган елда республика терлекчеләренең эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлар киңәшмәнең төп темасы булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
М.Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2009 ел терлекчелек үсеше өчен уңышлы булды. Быел исә узган елдагы темпларны сакларга һәм “2008–2012 елларга исәпләнгән ТР авыл хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасын этаплап гамәлгә ашырырга кирәк, дип саный министр.
2009 елдагы икътисади кыенлыкларга да карамастан, республика терлекчеләре әлеге дәүләт программасында билгеләнгән бурычларны үтәде. Шул рәвешчә республикада яшәүчеләр үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин ителде. Мисал өчен, 2008 ел белән чагыштырганда ит 113 процент җитештерелде. Сөт җитештерү күләме 5 процентка үсте һәм 1 миллион 230 мең тоннага җитте. Бер сыердан уртача савым 4807 килограмм тәшкил итте.
Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3078,7 тоннага җиттте, бу узган елга карата 113 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 12 килограмм (узган ел – 10,6 килограмм) сөт савып алынды. Республика муниципаль районнары арасында әлеге төр терлекчелек продукциясен җитештерүдә Балтач, Әтнә, Саба, Актаныш, Арча, Буа, Кукмара, Нурлат, Теләче районы фермаларында эшләүчеләр югары нәтиҗәләргә ирешә. Ит җитештерүдә Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Буа, Лениногорск, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре әйдәп бара.
“Вамин–Татарстан” ААҖ, “Кызыл Шәрык–Агро” ААҖ, “Ак Барс–Агро” холдинг компаниясе ААҖ, “Авангард – “Татспиртпром”, “Алтын Саба” агросәнәгать төркеме, “Чаллы Бройлер” ААҖ, “Камский бекон”, “РАЦИН” дәүләт унитар предприятиесе, “Сервис – агро”, “Кулон” ЯАҖ, “Алтын башак” холдинг компаниясе” ЯАҖ, “Сөләйманов” крестьян–фермер хуҗалыгы терлекчелек комплексларында эре мөгезле терлекнең баш саны артты.
Киңәшмә барышында министр шулай ук минераль ашламаларга карата бәяләр сәясәте мәсьәләсен кузгатты, көзге культураларның торышына бәя бирде, республика авылларында яшәүчеләрнең үзмәшгульлеге мәсьәләсенә тукталды, рапс үстерү буенча үз планнары белән уртаклашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot