news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстанда сабан культураларының 41 проценты чәчелгән

Министр сүзләренә караганда, һава торышы чәчү өчен уңайлы һәм якын көннәрдә максималь җитештерүчәнлеккә — 120 мең гектарга чыгу планлаштырыла.

Марат Әхмәтов: Татарстанда сабан культураларының 41 проценты чәчелгән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда барлык районнар да язгы чәчүгә керештеләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

4 майга республикада 710 мең гектар мәйданда, ягъни 41 процент чәчү эшләре башкарылган. Бөртекле сабан культуралары — шуның 485 мең гектарында (50 процент), дип әйтте Марат Әхмәтов.

«Агымдагы һава торышы чәчү өчен уңайлы, һәм эшне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, якын көннәрдә максималь җитештерүчәнлеккә — 120 мең гектарга чыгарга планлаштырабыз», — диде министр.

Ул 2 майдан Татарстан Президенты боерыгы белән гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнлеген әйтте. «Гидрометеорология үзәге көзге культуралар өчен куркыныч мөмкин булуын раслады. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнарга биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар эшләү кирәк», - диде докладчы.

Ведомство башлыгы агымдагы елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренә караганда, халык хуҗалыкларында сөт саву 1 мең тоннага, ит җитештерү 500 тоннага кимегән. Шул ук вакытта фермер хуҗалыклары бу югалтуларны каплаган — 2,3 мең тоннага сөт, 1,5 мең тоннага ит күләмен арттырганнар.

Шулай ук кайбер районнарда сыерларның баш саны кимүе дәвам итә. Беренче өч айда Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында югалтулар10 проценттан арткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100