news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстанда көзге культуралар уңышлы кышлаган

Бүгенге көндә 50,2 мең гектарда көзге культуралар һәм 22 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган, диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов: Татарстанда көзге культуралар уңышлы кышлаган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда көзге культуралар уңышлы кышлаган. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов Татарстанда язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә искәртеп үткәнчә, «көзге культураларның ничек кышлавы шик уятса да, алар салкыннарны уңышлы кичергән».

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, хәзер көзге культура чәчүлекләре өчен бик мөһим һәм мәҗбүри агротехник чара – үсемлекләрне тукландыру вакыты җитте. «Бу безгә көзге культураларның потенциалын саклап калырга ярдәм итәчәк һәм алга таба әлеге басуларда, үсемлекләрне тукландыру һәм саклау чараларын да кертеп, уңышны формалаштырырга мөмкин булачак», - диде министр.

Республикада 50,2 мең гектарда көзге культуралар һәм 22 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, чәчүлекләрне барлыгы 1 миллион 40,4 мең гектар мәйданда тукландыру бурычы тора. Аның 553 мең гектары – көзге бөртекле культуралар, 487 мең гектары – күпьеллык үләннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100