Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый
Ул татар теленә сүрән мөнәсәбәтле министрлыкларны атады.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен әйтте. «Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый», — диде ул комиссиянең икенче утырышында.
«Кайбер министрларның татар теленә мөнәсәбәте бик салкын. Спорт, Яшьләр эшләре, Транспорт һәм юл, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгында телгә мөнәсәбәт бик сүрән», — диде Марат Әхмәтов.
Ул министрлыкларның ике дәүләт теле кулланышы буенча закон үтәлешен тирәнтен ачыклап, республика Президентына мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген әйтте.
«Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Ел ахырына кадәр киңәшмәләрдә анализ ясап, Президентның өстәленә салырбыз. Шәхси үрнәк бик кирәк, җитәкченең сүзе шуның кадәр үтемлерәк булачак», — диде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз