Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов «Татар сүзе» бәйгесенең гала-концертын «бишле билгесенә» бәяләде
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары концертта башыннан ахырына кадәр булды.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татар сүзе» бәйгесенең гала-концертын «бишле билгесенә» бәяләде.
«Бишле билгесе куям! Миңа бик ошады! Талантлы, булдыклы халкыбызны күрдек. Бик бай һәм нәфис телебез бар, һәм, һичшиксез, аның киләчәге өметле», — диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә концерттан соң.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары концертта башыннан ахырына кадәр булды.
Алдарак әйтелгәнчә, бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Профессионаллар арасында призлы урыннарны һәм акчалата премияләрне Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Идел Кыямов һәм Мәдинә Гайнуллина алды.
Гала-концерт финалистларның нәфис сүз сөйләве һәм артистларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.
«Татар-информ» кичәне онлайн режимда күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз