news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул

Казанда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан чемпионаты ачылды.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстанда бер генә спорт төре дә катнашучылар саны буенча көрәш турнирлары белән тиңләшә алмый. Шуңа да моның белән горурланырга кирәк. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов Казанда уза торган көрәш турниры ачылышында шундый фикер җиткерде. Бүген Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.

«Спорт елына йомгак ясый торган, зур дәрәҗәгә ия республика чемпионаты 380 көрәшчене үзенә җыйган. Бу бик сөенечле хәл! Республиканың бер генә спорт төре буенча да чемпионатта моның кадәр күләмле спортчылар катнашканы юк. Димәк, без үз дәрәҗәбезне саклап киләбез», – дип сәламләде катнашучыларны Марат Әхмәтов.

Быелгы чемпионатта бил алышулар 24-25 ноябрь көннәрендә 10 авырлык үлчәвендә барачак. Җиңүчеләр 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта ачыкланачак. Көч сынашырга 47 командадан 381 көрәшче килгән.

«Көрәш безнең өчен спорт кына түгел, яшәү рәвешебез дә. Традициябез, гореф-гадәтләребез. Ул – татар милләтенең җаны», – дип бәя бирде милли спорт төренә Марат Әхмәтов.

Бил алышулар бүген кичкә кадәр дәвам итә. Ярымфинал һәм финал алышлары иртәгә узачак. Ә җиңүчеләр республика данын декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатында яклау хокукына ия булачак. Ә анда җиңүчеләрне Россиянең спорт остасы, дигән мактаулы исем көтә.

«Алмашка өметле яшьләр килүе сөендерә, – дип сүзен дәвам итте Марат Әхмәтов. – Безнең дөнья чемпионнарыбыз, атказанган спорт осталарыбыз да бар. Менә шул традицияне дәвам иттерергә кирәк. Үсәргә дә, киңәергә дә мөмкинлегебез бар әле. Шушы спорт төребез, көрәшебез барлыгына, республика халкы аны яратып шөгыльләнүенә, яшәү рәвешенә әйләндергәненә горурланам».

Ярышларның тантаналы ачылышында көрәш дөньясында якты эз калдырган, үз чорларының батырлары – юбилейларын билгеләп үтүче ветеран көрәшчеләрне дә котладылар.

Сүз уңаеннан, узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Марат Кәримов (Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Булат Мусин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәләхов (Зәй) һәм Ильяс Галимов (Әлмәт) чемпион калган иде. Командалар арасында беренче өчлекне Яңа Савин, Теләче һәм Балтач көрәшчеләре бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100