news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгының үсеш күрсәткечләре белән танышты

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сайтларның үсеш потенциалы белән кызыксынды.

Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгының үсеш күрсәткечләре белән танышты
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булды, татар редакциясенең үсеш күрсәткечләре белән танышты.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов яңалыклар лентасы, «Интертат», «Атна вакыйгалары» газетасы сайтлары tatar доменында теркәлгәнен әйтте. «2015 елда 36 мең уникаль укучы булса, 2020 елда 8-9 тапкыр артып, 300 меңгә җитте», — диде.

Марат Әхмәтов сайтларның үсеш потенциалы белән дә кызыксынды.

«Башкортстанда „Интертат“ октябрь аенда беренче урынга чыкты. Потенциал бар, безне бөтенләй белмәгән кешеләр дә бар әле. Күтәрелеш ел саен күзәтелә. Киләсе елда шушы динамиканы тотып була. 2017 елда „Интертат“ сайты иң популяр татар телле сайтка әйләнде, шуннан бирле беренчелекне тотып торабыз», — диде Рәмис Латыйпов.

Ул сайтларның үсешенә социаль челтәрләрдәге эш нәтиҗәсендә ирешелгәнен билгеләп узды. «Укучыларның 85 проценты социаль челтәрләрдән кереп бара», — диде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Башкортстан аудиториясен тарту бурычы торганын әйтте. «Башкортстанда 1,5 млн татар яши. Аларны җәлеп итү бурычын куйдык. Анда аудитория зур», — диде. Ул, шулай ук, «Яндекс»та татарча эзләү агрегаторы кирәклеген билгеләп узды.


news_right_1
news_right_2
news_bot