news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты

Делегациягә Мәрсин Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут җитәкчелек итә

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегациягә Мәрсин Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут җитәкчелек итә, диелә аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Делегация составына Мәрсин провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Нух Юксельгюнгер, туристик платформа рәисе Нуман Оджар, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә әгъзасы Уфук Майя, "Tat Pulses" компаниясе җитәкчесе Вейсель Мемиш һәм башкалар кергән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кунакларны Татарстанның авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды. Үз чиратларында, Төркия вәкилләре үзләренең компанияләре һәм ТР белән хезмәттәшлек итүдә кызыклы юнәлешләр хакында сөйләделәр.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш экспорты, ашламалар җитештерү мәсьәләләре буенча Мәрсин провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә әгъзасы Хакан Сефа Чакыр, идарә рәисе Армаген Онер чыгыш ясады.

"Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм респбулика өчен тулаем үсеш нокталары кирәк, әлеге ресурсны без чит ил инвестицияләрендә күрәбез", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Чара барышында эшче төркем булдырып, өстәмә очрашу оештыру турында карар ителде. Аның программасына Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән танышу чаралары кертеләчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100