news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: “Шәхси хуҗалыкларны бизнеска җәлеп итәргә кирәк”

Бүген Алексеевски районында ТРда авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруга багышланган семинар-киңәшмә булды

(Алексеевски район, 16 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанның Алексеевский районында “2008-2010 елларга исәпләнгән ТРда авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыруга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Семинар-киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Чара гамәли өлештән башланды. Семинарда катнашучылар Ялкын, Биләр һәм Алексеевски зоналарында булды. Алар биредә казылык эшләнмәләре һәм ит ярымфабрикатлары, пилмән, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, исерткечсез эчемлекләр җитештерү, балык эшкәртү цехлары белән танышты, шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыру пунктында да булды. Өстәвенә, киңәшмәдә катнашучылар Алексеевски районы райпосы белән танышты, биредә аларга авыл хуҗалыгы чималы: сөт, ит, тире, сарык йоны һәм дару үләннәре әзерләү юлларын һәм алымнарын күрсәттеләр.
Семинарның пленар өлеше Биләр бистәсендә булды. 2008 елның 1 кварталы нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татпотребсоюз рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, 2008 елның беренче кварталында 133 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерелгән тауарның төп өлешен икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре тәшкил итә. Җәмәгать туклануы өлкәсе предприятиеләрендәге тауар әйләнеше күләме 72 миллион сум тәшкил иткән, әлеге күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 116 процентка арткан. М.Фәттахов үз эшләрендә төп басмының шәхси хуҗалыкларды һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә ясалганын хәбәр итте.
Ул шулай ук республиканың башка районнарында урнашкан райполарның эшчәнлек нәтиҗәләренә дә тукталып узды. Аерым алганда, 2007 елда авыл халкына тапшырылган продукция өчен 1 миллаирд 163 миллион сум акча түләнгән. “Авыл җирендә уртача хезмәт хакының 5 мең 232 сум тәшкил иткәнен исәпкә алсаң, бу 20 мең кеше эшкә урнаштыруга тиң. 2006 ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерү 2,5 тапкыр арттырылган”, - дип ассызыклады Мәхмүт Фәттахов.
Семинар-киңәшмәгә нәтиҗәләрне Марат Әхмәтов ясады. Ул билгеләп узганча, Татарстан авылларында бүгенге көндә 800 меңнән артык кеше яши. Ел саен шәхси хуҗалыклар 46 миллиард сумлык продукция җитештерә. Әмма соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимү күзәтелә. Марат Әхмәтов бу вәзгыятьтән чыгуның юлын түбәндәгеләрдә күрә: “Бүгенге көндә шәхси хуҗалыклар базасы булдырылган, әмма ул тулы көченә эшли башласын өчен күп тырышлык куярга кирәк. Моның өчен хуҗалыкларны терлек азыгы, сыер саву аппаратлары һәм аларның эшчәнлеге өчен барлык кирәкле аппаратлар белән тәэмин итү зарур. Һәр шәхси хуҗалыкның үзенең җир пае бар. Муниципаль хакимият әлеге пай өчен түләү турында кайгыртырга тиеш. Авыллардагы кулланучылар кооперативларына үзләренең әзерләү эшчәнлегендәге (сөт, ит, яшелчә) эшчәнлеген көчәйтү зарур”.
Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларга йөз белән борылырга кирәк. “Шәхси хуҗалыкларны бизнеска җәлеп итү зарур”, - диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot