news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: “Сездә икмәк булуга мин бик шат!”

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әлмәт муниципаль районында булды

  (Әлмәт, 14 август, «Татар-информ», Людмила Воронина). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт муниципаль районына сәфәр кылды. Ул шулай ук бүген Зәй, Бөгелмә һәм Баулы районнарында да булды.
Республиканың аграр ведомство башлыгы Әлмәт районында уңышны җыеп алу барышыннан канәгать калды. Ул бу хакта “Союз-Агро” ҖЧҖ кырында очрашуда хуҗалык җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, район башкарма комитеты вәкилләренә белдерде. “Сездә уңыш республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда яхшырак. Шулай булырга тиеш тә, чөнки 2010 елда сездә корылык булды. Сездә икмәк булуына бик шатмын, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Быел субсидияләрне дә исәпкә алып, ашлык сатып алу бәясе узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек югары. Хәзер уңышны җыеп алу бурычы куела. Фаразлауларга караганда, кызганычка каршы, 22 августтан соң тоташ яңгырлар көтелә”.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авыл хуҗалыгы предприятиеләренә киләсе елда уңыш күп булсын өчен минераль ашламаны күбрәк кертергә кирәклеген белдерде. Ведомство башлыгы уңышны җыеп алуда нефтьчеләрнең ролен ассызыклады, “Татнефть” белән “ТАИФ” ягулык бәясен арзанайтып сизелерлек финанс ярдәм күрсәтте.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белдерүенчә, уңыш җыеп алу буенча махсус оештырылган штаб көнгә ике тапкыр җыела, дөрес, соңгы вакытта анда ниндидер проблемалары булган хуҗалыклар вәкилләре генә чакырыла. Андыйлар да азая, районда урак өсте ахырына якынлаша.
“Иң мөһим принцип – үзегезне һәм республика җитәкчелеген хур итмәү. Президент тарафыннан куелган бурычны үтәргә тырышабыз. Кем иртәрәк тәмамлый, шулар күршеләренә ярдәм итә”, - дип белдерде министрга Мәҗит Салихов.
Марат Әхмәтов журналистларга вертолеттан күргәннәре хакында белдерде: “Уңай хисләр калды, кырлар, уңыш җыю темплары, эшләрне оештыру, бу процесста хакимиятнең актив катнашуы һәм башкарма комитеттан вәкилләр беркетү ягыннан административ ярдәм булуы ошады. Быел Әлмәттә уңыш та яхшы, әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Авыл хуҗалыгына зур кызыксыну белдергән яңа башлык тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешәячәк дип ышанам”.

news_right_1
news_right_2
news_bot