news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Республика буенча урып-җыю темплары әкренәйде

Татарстан буенча якынча 4,5 миллион тонна ашлык суктырылган.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан буенча бөртекле культуралар уңышын тагын якынча 170 мең гектар мәйданда җыясы калды, әмма урып-җыю темплары әкренәйде. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Явым-төшемнәр сәбәпле атна дәвамында якынча 110 мең гектардан 300 мең тонна ашлык суктыра алдык. Бу -  кимрәк күрсәткеч", – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Шикәр чөгендере зур уңыш күрсәтә. Әлегә уңыш 15 мең гектардан гына алынган – гомуми мәйданның 21 проценты.

Бәрәңге бераз күңелне төшерде – уңыш республика көткәннән түбәнрәк булган. Әмма "икенче икмәк" кытлыгы булмаячак, дип тынычландырды министр. Уңыш гектарыннан уртача 215 центнерны тәшкил итә.

Бу ял көннәрендә бөтен республика буенча традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Төп сәүдә мәйданчыклары Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзән районында билгеләнгән. Бирегә Татарстанның 33 районыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot