news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

Түгәрәк өстәл артында ТР агросәнәгать комплексын үстерүдә инвестицион перспективалар мәсьәләләре тикшерелде

(Казан, 11 февраль, “Татар–информ”). Бүген ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында ТР агросәнәгать комплексын үстерүдә инвестицион перспективалар мәсьәләләре тикшерелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Очрашуга ТР агросәнәгать комплексының республика бүлекчәләре җитәкчеләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы каршындагы терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов, “РАЦИН” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Әсхәт Шәрапов, “Россельхозбанк” ААҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Рәис Хәмзин һәм башкалар чакырылган иде.
М.Әхмәтов аграрийларның 2009 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Аерым алганда, үз чыгышында ул сөт һәм ашлыкка сатып алу бәяләренә кагылышлы мәсьәләне кузгатты. Министр шулай ук узган ел климатик һәм икътисади шартлар буенча җиңелләрдән булмады, әмма шуңа да карамастан ел уңышлы төгәлләнде һәм элеккеге үсеш темпларын саклап калуга ирешелде, дип билгеләп үтте.
М.Әхмәтов фикеренчә, ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый. Алдагы үсеш өчен өстәмә инвестицияләр кирәк. Фикер алышына торган мәсьәлә буенча күпчелек җитәкчеләрнең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, М.Әхмәтов үзенең тармак җитәкчеләренә Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә кушты. Бу Татарстан авыл хуҗалыгы берләшмәләрен инвестицияләү һәм озак сроклы кредитлар бирү механизмнарын булдыру өчен кирәк.





news_right_1
news_right_2
news_bot