Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов район редакцияләренә 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте
Марат Әхмәтов журналистларны авыл гаиләләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тормышы турында язарга өндәде.
(Болгар, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район газеталарына 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте.
«Июль башыннан башласак, пилот проект дип күз алдына китерәм. 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итәм. Ел азагында нәтиҗә ясарбыз. Киләсе елга да игълан итәрбез. Тирән өйрәнелгән проект түгел әлегә, экспромт рәвешендә керә. Нигезләмәсен эшләп, районнарга җиткерсәгез иде», — диде Марат Әхмәтов Болгарда узган семинарда.
Марат Әхмәтов чыгышында журналистларга авыл гаиләләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тормышы турында күбрәк язарга өндәде.
Болгар ислам академиясендә «Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм баш редакторлары өчен «Милли массакаүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча иң яхшы практикалар» семинары узды. Баланс комиссияләре йомгаклары буенча 2021 елның I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз