Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов район башлыклары белән авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру хакында фикерләште
Очрашу Чаллыда узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың район башлыклары белән очрашты. Әлеге очрашу шәһәр башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев башлангычы белән оештырылган. Киңәшмәнең төп мәсьәләсе автошәһәр территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру булды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
"Бүгенге киңәшмәнең зарурлыгы шәһәр җитәкчелегенең ярты миллион кеше яшәгән каланы азык-төлек белән тәэмин итүдә бергә эшләү өчен тыгызрак элемтәләр булдыру теләге белән аңлатыла", - диде Наил Мәһдиев.
Марат Әхмәтов ярминкәләр яңа елга кадәр узачак дип ышандырды. "Барлык товар җитештерүчеләрне, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын яхшырак оештырырга кирәк. Дүрт сәүдә урынында да яшелчә ассортименты тулысынча булырга тиеш. Хәзер бәрәңгегә ихтыяҗ зур. Әйтергә кирәк, ай саен продукция җибәрүчеләрнең активлыгы исәпкә алыначак", - диде ул.
Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры оннан пешерелгән азык-төлек, кош ите, шикәр комы, бәрәңге дә күпләп сатып алу бәясеннән сатылырга тиеш дип ассызыклады. "Әгәр дә әлеге продуктларга бәя арту күзәтелсә, һәр очракны тикшерәчәкбез", - дип йомгаклады ул сүзен.
Искәртеп узабыз, 11 октябрьдән шәһәрдә Шамил Усманов урамында традицион ял көне ярминкәсе эшли башлый. Хәзерге вакытта ярминкәләр Г.Камал, Сарман тракты, "Южный" агросәнәгать паркында уза.
Наил Мәһдиев авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә даими булачагын әйтте.
"Без барлык товар җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен кирәкле шартларны оештырырга ышандырабыз. Иҗтимагый тәртипне саклауга килгәндә исә, күзәтү органнарына тиешле күрсәтмә бирелгән, чөнки ярминкәләрдә сәүдә культурасы гына түгел, контроль да булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз